Россия төбәкләре җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итәргә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бишенче утырышында шундый фикер белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Безнең ил гаять зур, аның белән бер шаблон ярдәмендә генә идарә итәргә ярамый. Ниндидер үзгәрешләр булды һәм булачак, моны нормаль кабул итәргә кирәк. Без бит каршы түгел. Халык саны аз булган территорияләргә менә шундый идарә итү системасын булдыру хокукы бирергә кирәк.