Кичә Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, мөселман дөньясында XX гасырның бердәнбер хатын-кыз казыясы Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның (1869-1937) 155 еллыгына багышланган фәнни конференция булган. Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура әлеге конферециядәге чыгышы турында сөйләде.
«Барыбызга да мәгълүм, галим Айдар Хәйретдинов «Гобәйдулла кызы Мәрьям Нигъмәтуллина: Бубыйлар нәселенең нәмәгълүм вәкиле» хезмәте белән Мәрьям Тоган-Атмаҗа исемен Татарстанга кайтарды.