«Әниләр марафоны» проекты авторы Динара Әхмәт марафондагы әниләргә тәкъдим ителгән иң катлаулы темаларны атады. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында әйтте.
«Психолог киңәше темасын әйтер идем. Без психологка колак салабызмы? Бу тема хәзерге көндә бик актуаль. Психологлар хәтта әниләрдән дә дәрәҗәлерәк кабул ителә. Марафонда бик кызыклы фикерләр бар, кереп укырга, танышырга киңәш итәм. Бала һәм аның теләкләре темасын да атар идем. Күбебез үзебезнең хыялларны балалар аша тормышка ашырырга тырыша.