Ф.И.Шаляпин исемендәге XLIII Халыкара опера фестивалендә Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы да күрсәтеләчәк.
«Фестиваль 2025 елның 31 гыйнварыннан 2 мартка кадәр үткәреләчәк. Фестиваль программасы Ж.Бизеның «Кармен» операсының премьерасы белән ачыла», – дип хәбәр итә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының матбугат үзәге.
Театр «Сөембикә» операсын 8 февральдә күрсәтәчәк.
Афишада традиция буенча классик репертуарга караган әсәрләрдән Дж.Пуччининың...