2025 елның 9 гыйнварында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Мюзикл өстендә яшь һәм перспективалы режиссер-куючылар Лия һәм Антон Гисметулловлар эшли. Кичә журналистлар белән очрашуда алар мюзиклның үзенчәлеге һәм яңалыклары турында сөйләделәр.
Яңартылган мюзиклның режиссер-куючылары – Ульяновскидан Казан мәдәният институтын тәмамлаган Антон Гисметуллов...