Татарстан Арча районы Яңа Кырлай авылында «1892-1895 елларда шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән крестьян Сәгъди утары» дигән агачтан төзелгән сәнгать һәйкәлен реставрацияләү оештырылган. Бу хакта Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йорт XIX гасыр азагында татар крестьяннарының традицион стилендә бүрәнәдән төзелгән бер катлы бина. Бинаның тәрәзәләре бизәкле уеп ясалган йөзлекләр белән бизәлгән. Утар торак биналарны, хуҗалык корылмаларын һәм эчке ишегалдын үз эченә ала.