Чаллыда ана капиталы сертификатын тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә әлеге мөһим документны игезәк сабыйлары туган гаиләләргә тапшырдылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Чаллы шәһәре мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина гаиләләргә изге теләкләрен юллады.
Сертификатларны Камилә һәм Айдар Нотфуллиннар, Галина һәм Нияз Зиннәтуллиннар, Айзилә һәм Алмаз Ибраһимовлар гаиләсе алды.