Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг»ның чираттагы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка нефть һәм химия сәнәгатенең өр-яңа эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Беренче проект целлюлозадан ясалма сүсләр җитештерүнең яңа экологик чиста чылбырын эшләү булды.
Докладчы билгеләп үткәнчә, Россиядә үсемлекләрдән химик эшкәртелә торган целлюлоза җитештерү призводствосы юк - соңгы шундый завод 5 ел элек ябылган. Казан энергетика университеты мобиль водород ягулык салу станциясен тәкъдим итте.