Антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка салкын һава торышы киләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 26, 27 һәм 28 ноябрьдә, төбәктә явым-төшем ихтималы аз. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.
Алдагы төндә республикада һава температурасы -3..-8 градус тәшкил итәчәк.