Нефть, газ, химия комплексы импортны алмаштыруны исәпкә алып, алгарышлы темплар белән үсеш алырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025-2029 елларга республика нефть, газ, химия комплексын үстерүнең алтынчы программасы проектына багышланган Татарстан Иминлек Советы утырышында белдерде. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Казан Кремлендә узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре...