Татарстаннан 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге 30 гүзәл зат «Син уникаль» Бөтенроссия матурлык конкурсында көч сынашты. Алар арасында Питрәч районында яшәүче Эльвира Быданцева да бар. Ул проектка язын бишенче сезонда катнашкан дустыннан күреп кушылган. Безнең героиня көзге алтынчы сезонда катнашты һәм «Иң нәфис» номинациясендә җиңде. Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.
«Монда һөнәр, буй, авырлык, башка параметрлар буенча чикләүләр юк. Конкурс теләсә кайсы хатын-кыз өчен исәпләнгән.