Россия пенсионерларының ташламалы статусны раслау өчен QR-кодлы электрон таныклык алу мөмкинлеге барлыкка килә. Камилләштерелгән документларны киләсе елның июленнән бирә башларга ниятлиләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«2025 елның 1 июленнән пенсионерлар ташламалы статусны раслау өчен QR-кодлы электрон таныклык ала алачак. Шул хактагы боерык проекты иҗтимагый фикер алышуга тәкъдим ителгән», - дип белдерделәр ведомствода журналистларга.