Зәйнең Татарстан буенча Россия Социаль фонды клиент хезмәте бүлегендә өлкән буын белән аралашу үзәге ачылды. Бу Татарстанда ачылган үзәкләрнең унынчысы булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова хәбәр итә.
Әлеге үзәкләр бөтен ил буйлап пенсионерларның ял вакытын уңайлы шартларда уздыру мөмкинлеге тудыру максатында булдырыла. Анда өлкән буын кешеләренә үз-үзләренең күңел теләгән юнәлештә шөгыльләр белән мавыгуына ирешү, аларның тормыш ритмын хуплау күздә тотыла. Биредә пенсионерлар кызыклы кешеләр белән очрашуларга йөри...