Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Идел буе федераль округы өчен җаваплы Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко республикада фән, мәгариф, яшьләр сәясәте, туризм һәм спорт үсеше турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган әңгәмә барышында Дмитрий Чернышенко Рөстәм Миңнехановка эш программасын оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм төбәктә фән һәм мәгарифнең зур потенциалына игътибар юнәлтте.
«2024 ел республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.