Быел Казан университетының Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тула. Шул уңайдан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 18-30 ноябрь көннәрендә төрле чаралар: татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, ачык лекцияләр һәм тантаналы кичәләр оештырыла.
Шундый очрашуларның берсе дизайнер Ильдар Әюпов һәм экскурсияче Раушания Миңнуллина белән узды. Студентлар Татар теле һәм әдәбияты бүлеген бетереп, эшмәкәр булып эшләүчеләр белән «Татар...