Арча районы Наласа авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен өй токмачы әзерләгән. Наласа мәдәният йорты директоры Ләйсән Лотфуллина сөйләгәнчә, мессенджерда авыл төркемендә белдерү язганнар: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләүчеләрне 18 ноябрьдә мәдәният йортына токмач кисәргә чакырабыз».
«Язуын яздык, әмма уйга калдык: һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре, теләүчеләр табылырмы икән. Биш минут та үтмәде, Миләүшә ханым он, капкачлы зур савыт, тоз алып килде.