Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты уздырган фәнни-гамәли конференциядә Азәрбайҗаннан тарих фәннәре докторы, профессор Севиндж Алиева катнашты. Ул XX-XXI гасырда Азәрбайҗан мәгариф, мәдәният һәм фән системасында татар хатын-кызларының роле дигән темага чыгыш ясады. Театр дөньясына һәм укытучылыкка ул аерым тукталды.
«Азәрбайҗанда театрда хатын-кыз ролен дә ир-атлар башкарган. Беренче актриса татар хатын-кызы була. Ул – Мәрзия Давытова.