Төмән өлкәсенең татар яшьләре форумы узды. Ул «Яшь буын» оешмасының 25 еллык юбилее уңаеннан үткәрелде. Анда Бөтендөнья татар яшьләре форумының сүзчесе Амил Нур катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үз чыгышында ул төбәкләрдә милли мәнфәгатьләрне яклау, телне саклау өчен көч кенә түгел, батырлык та кирәклеген әйтте һәм рәхмәт әйтеп котлады.
Төмән өлкәсендә еллар буе татар мәдәниятен һәм телен үстергән «Яшь буын» җитәкчесе Фәрид Корманов, Ләйсән Госманова...