Быел Түбән Камада электрлаштырылган тукталыш павильоннарын, скверларны, бульварларны һәм променадларны гирляндалар белән бизәячәкләр. Шулай ук халык соравы буенча «Гаилә» үзәк паркы бизәләчәк. Кышкы бәйрәмнәрдә шәһәрне бизәүдәге яңалыклар турында район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов сөйләде. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.
«Әгәр һава торышы яхшы булса, «Гаилә» паркында боз сыннары һәм лабиринтлар ясаячакбыз, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен ике сертификацияләнгән тау куябыз.