Баулы районының Кызыл Яр авылындагы «Җәмигъ» мәчетендә имам-хатыйб Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов башлангычы белән махсус хәрби операция зонасындагылар өчен кирәк-яраклар әзерлиләр. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге акциядә Сирина абыстай Вәлиева актив катнаша. Аның җитәкчелегендә хатын-кызлар ир-ат курткалары туплый һәм җылы ыштаннар тегә, оекбашлар бәйли, урын-җир кирәк-яраклары (пледлар) һәм тушенка, куертылган сөт, токмач, сохари әзерли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк...