Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Төрки-мөселман дөньясында хатын-кыз: үткәннән – хәзергегә» дип исемләнгән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция Россия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм гаилә традицияләренә багышланган.
Институт директоры Радик Салихов хатын-кызларның шәхесенә һәм аларның тарихтагы роленә багышланган конференцияләр булып торуын әйтте.
«Без хатын-кызлар темасына багышланган фәнни-гамәли конференцияләрне үткәреп торабыз...