Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Агачка җан өрүче оста һәм имам-хатыйб» дигән язмасы чыкты.
Вагай районындагы Юрмы авылыннан 5 чакрым ераклыкта, төз, биек наратлар арасына кереп урнашкан Әшле авылы үзенең саф һавасы, матур һәм бай табигате белән һәркемнең күңелен әсир итеп, гомергә мәхәббәтен яулый. Аның озын, киң урамнарының ике ягында тезелеп торган заманча зур йортлары, авыл яныннан бормалана-бармалана агып яткан елгасы, күлләрендә йөзгән сары табан балыгы, чумып уйнаган үрдәк-казлары...