Татарстан һәм тулаем алганда Россия икътисадының социаль-икътисади тотрыклылыгы салым органнары эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Алар ярдәмендә бюджетларның үтәлеш сыйфаты, эшкуарлык эшчәнлеге арта, инвестицион климат яхшыра, дип белдерде республика Премьер-министры Алексей Песошин, татарстанлыларны Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлап.
«Хәзерге вакытта Россия салым системасын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Салым салуның ачыклыгын арттыру өчен салым түләүчеләргә административ йөкләнешне...