Ютазы районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңнебай Миңнекәев йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин ветеранны район җитәкчелеге исеменнән иң ихлас теләкләр белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, юбиляр элеккечә актив гражданлык позициясен саклый. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Миңнебай Миңнекәев бүген дә илдәге сәяси вәзгыять белән кызыксына, махсус операция белән бәйле мәсьәләләр тизрәк хәл ителү турында хыяллана. Шәфигуллин аның сорауларына җентекләп җавап...