Рэп-башкаручы Нурминский (Альберт Шәрәфетдинов) Татарстанда яңа альбомын тәкъдим итә һәм талантлы артистларны таныту өчен музыкаль лейбл әзерли. Тәкъдим итү чарасы 21 ноябрьдә Казанның «Метро Пушкинская» клубында уза.
«Бу берничә мөһим сәбәп буенча фан-очрашу булачак, - дип хәбәр итте Нурминский редакциягә. – Яңа альбомны тәкъдим итү чарасында без әле челтәрдә булмаган җырлар тыңлаячакбыз. Чарага килүчеләр аларны беренче булып ишетәчәк. Бу пәнҗешәмбедә була, ә җомгада, 00.00 сәгатьтә, әлеге треклар инде интернетта ачыла.