Халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Сабантуйның асылы көрәш булуын искәртә һәм аны мәйдан үзәгенә кайтаруны сорый.
«Татарстан делегациясе былтыр якутларның «Ысыах» дигән милли бәйрәмнәрендә катнашты. Анда Президент та катнашты (ТР Рәисе. – авт. иск.), ул кайткач тетрәнеп: «Менә бит ул нинди була милли бәйрәм!» – диде. Ә безнең Сабантуй спорт ярышына һәм концертка кайтып кала башлады», - диде депутат ТР Дәүләт Советының 44нче утырышында сүз алып.
«Чыннан да...