Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре буенча оешма генераль директоры Мөхәммәт Әл-Касыйм белән очрашты. Очрашу мәгариф министрларының «Киләчәкне формалаштыру» халыкара форумы кысаларында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә зур рәхмәтемне ирештерүегезне сорыйм.