1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Апасның үзәк ял паркында быел да күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Балаларга ял итәр өчен барлык мөмкинлек тә тудырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында хәбәр ителде.
«Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне шундый матур бәйрәм белән тәбрик итәм. Кеше гомерендә иң рәхәт һәм тиз уза торган чор – балачак. Үскәч тә үзегезнең балачакны бары тик матур, күңелле, шатлыклы вакыйгалар белән генә искә алсагыз иде. Алда матур, озак яллар көтә.