Татарстан журналистларының хезмәт династияләре һөнәрләренә тугрылык өчен дипломнар белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы, фотосурәтләр һәм гаилә тарихлары язылган күргәзмә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.
«Балалар әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының эше белән шөгыльләнүен дәвам итсә, һөнәргә тугры булуының моннан да яхшырак күрсәткече юк», – дип белдерде тантанада республиканың «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Бүген барлыгы 15 диплом тапшырылды...