24-25 май көннәрендә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына барган иде. Биредә Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм милләттәшләребез белән очрашты.
Бу очрашудан соң Йолдыз (Эчкен) авылында төзелеш эшләре тизләнде. Сәрия Валиеваның (фотосүрәттә) түбәсен алыштырдылар. Ә инде 31 май көнне беренче йортның фундаментын салачаклар, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.