Кукмарада яшь эшмәкәрләр чәч өчен аксессуар, амигуруми, экофрипслар - мондый гадәти булмаган идеяләрне комиссия әгъзаларына «Эшмәкәрлеккә адымнар» бизнес-проектлары конкурсында тәкъдим иттеләр. Презентация «Галактика» балалар иҗаты үзәгендә Педагог һәм остаз, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.
Проектларны «Иң яхшы бизнес-проект», «Иң яхшы бизнес-фикер», «Минем беренче бизнесым» күргәзмә-ярминкәсе» номинацияләрендә якладылар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
...