Кичә Казанда Бөтендөнья хиҗаб көне уңаеннан тантаналы чара узды. Очрашуда танылган мөселман хатын-кызлары, хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, остазлар, мөгаллимәләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Очрашуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләре берлеге һәм «Halal market» хәләл ярминкәләр оештыручы үткәрде. Очрашуда шулай ук күп балалы һәм азкеремле әниләр дә катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.