Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече концертлар залында мөнәҗәтләр әйтү кичәсе булды. Чара быел Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.
Мөнәҗәт әйтүчеләрне һәм тамашачыларны сәламләп, районның имам- мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов дин белән мәдәниятнең аерылгысыз икәнен әйтте, бүгенге чараның дәвамлы булуын теләде. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә.
Хәзрәтнең сүзен Коръән аятьләре белән балалар дәвам итте....