Бүген кич, шулай ук 5 февральдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Якшәмбе республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -18 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез һава температурасы -4..-9 градус фаразлана. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.