Кайбычта Төбәкне өйрәнү музеенда Муса Җәлилгә багышланган күчмә стенд күргәзмәсе эшли. Бу Татарстан Милли музее һәм аның филиалы - Җәлил музей-фатиры проекты.
Татарстанның Милли музее фондларыннан тәкъдим ителгән документлар һәм фотосурәтләр Җәлилнең Оренбург өлкәсендәге балачагы, аның Казанда һәм Мәскәүдә укуы, иҗат юлы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, 1944 елда нацист әсирлегенә эләгүе һәм җәзалап үтерелүе турында бәян итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.