Аксубай районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары медицина хезмәткәре һөнәре белән танышты. Аларны Аксубай район үзәк хастаханәсендә тыңлаучылар сыйфатында каршы алдылар. Анда «Ак халатлы фәрештәләр» һөнәри юнәлеш чарасы-фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне узды. Фестиваль Татарстан Республикасында унберенче тапкыр уза.
Укучыларны Аксубай үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире, участок табибы Алинә Маланчева сәламләде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Бүген бездә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале уза.