«Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда биш елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 10 процентка артты һәм бүген 57,8 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Арча, Алексеевск һәм Спас районнары алдынгылар рәтендә тора, аларда даими рәвештә 63 проценттан артык кеше спорт белән шөгыльләнә.
Мондый күрсәткечләргә күп очракта яңа объектлар төзү хисабына ирешелә. Быел илкүләм проект буенча республикада сигез яңа спорт объекты - 4 футбол манежы...