Татарстанның Алабуга районы хакимияте һәм анда яшәүчеләр махсус хәрби операциягә үзләре теләп китүчеләргә һәм мобилизацияләнгәннәргә 70 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптә 7 автомобиль җибәргән. Бу хакта «Татар-информ»га район хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Алабуга районында яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмый. Район һәм шәһәр оешмалары «Ярдәм янәшә!» республика акциясенә кушылды. Махсус хәрби операция зонасына барлыгы 70 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптә 7 автомобиль җибәрелгән.