Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка «Дуслык» орденын тапшырды. Бу хакта Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразыев рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.