Узган елда Татарстанда юл-транспорт комплексы предприятиеләрендә хезмәт хакы 19,1 процентка артты. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының башлыгы Фәрит Хәнифов ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
«Юл-транспорт комплексы предприятиеләрендә 2022 елда уртача айлык хезмәт хакы 57 803 сум тәшкил итте. Юл-төзелеш предприятиеләрендә хезмәт хакының үсеш темпы 25,6 процентка җитте», - дип сөйләде нотыкчы.
Хәнифов ачыклык керткәнчә, тармакта 77 меңнән артык кеше эшли...