Питрәч авылында балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары һәм аларның остазлары өчен социаль проектлаштыру буенча укулар узды.
Балалар грантка гаризаны дөрес язарга өйрәнде, төркемнәрдә эшләде, грант конкурсларында катнашу өчен проектларны яхшырту буенча шәхси консультацияләр алды. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.
Чишмәләрне яңартудан алып кече сыйныф укучылары белән патриотик эш системасын булдыруга кадәр күп кенә кызыклы проектлар әзерләнүе билгеләп үтелә.