Иртәгә, 4 февральдә, Татарстанда уртача салкын һәм болытлы һава торышы саклана. Урыны белән, шулай ук Казанда да, бераз кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан йомшак җил фаразлана. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Төбәктә төнлә һава температурасы -6..-11 градус, аязганда -16 градуска кадәр салкынайтырга (Казанда -6..-8 градус) мөмкин. Көндез һава температурасы -3..-8 градус...