«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында татар әдәбияты дәресләрендә һәм татар телендә оештырылган түгәрәкләрдә укучыларны театр сәнгате белән таныштыруга зур игътибар бирелә. Быел мәктәпнең 7 «Е» сыйныфы укучылары театр белән аеруча кызыксына башлады һәм үзләрен театр артистлары ролендә сынап карарга булды.
Укучылар әзерлек эшен бик җаваплы рәвештә башкарды. Яшь артистлар мәктәпнең актлар залында тамашачыларга Камалның «Беренче театр» спектаклен тәкъдим итте. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.