Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә «И туган тел, и матур тел» шигырен укучылар арасында ХХIХ ачык конкурс игълан ителде. Ул 1992 елның ноябрендә ЮНЕСКОның Генераль конференциясе игълан иткән Халыкара туган тел көненә багышланды. Тубыл шәһәрендә конкурс 1992 елдан бирле уздырыла.
Конкурска гаризалар 11 гыйнвардан 15 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
18 февральдә конкурс программасы үткәрелә һәм йомгак ясала, диелә хәбәрдә.