Юл төзелеше күләме буенча Татарстан, Мәскәүне исәпкә алмаганда, Россиядә беренче урында тора. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте.
«Республикада федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла, төзүчеләрнең эше күп. «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында төбәктә юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын киметү күрсәткечләренә ирешелә», - диде Россия вице-премьеры.