Бүген Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
Ул билгеләп үткәнчә, «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын киметү күрсәткечләренә ирешелде.
Марат Хөснуллин Татарстан җитәкчелегенә һәм республика Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.