9 февральдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең витражлы Камера залында «Татарча пятачок» була. Бу турыда «Китап» радиосы хәбәр итте.
«Сез пяточокларны хәтерлисезме? Хәтерләсәгез, сез – безнең кеше. Һәм без сезне туксанынчы елларның легендар кичәләрен әйләнеп, җырлап, биеп, аралашып, рәхәтләнеп күңел ачып кайтырга «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә «Татарча пятачок»ка чакырабыз», диелә хәбәрдә.
«Пятачок»ның кунагы Сәгыйть Гыйбашев була.
Яшь чикләве 18+