Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны соңгы юлга озаталар.
Кешеләр бина янына иртәдән үк җыела башлады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.
Гражданнар панихидасы 10.00 сәгатьтә башлана.
Бәхилләшергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, Марат Садыйков белән хушлашу урынын үзгәрттеләр.