31 гыйнварда Түбән Кама шәһәре зиратында, туганнар каберлеге янында, 80нче аерым чаңгы батальоны солдатларын искә алуга багышланган митинг узачак. Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде.
«Вакыт хакимлегеннән азат вакыйгалар да, кеше хәтерендә мәңге кала торган геройлар да бар. Бөек Ватан сугышы безнең һәркайсыбыз өчен шундый вакыйга булды. Иртәгә Түбән Камада без сугышта һәлак булган геройларны искә алачакбыз һәм истәлекле датаны билгеләп үтәчәкбез ...