Ел саен барлык илләрдән меңләгән укучы «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында үзләренең белемнәрен, талантларын күрсәтә. Чистайның 11 сыйныф укучысы Диана Шувалова бәхетле җиңүчеләр арасына эләкте. Ул белем алуга 1 миллион сум акча һәм югары уку йортына кергән очракта уңышлар портфолиосына өстәмә баллар отты. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
«Минем сыйныфташым да әлеге конкурста моннан бер ел элек катнашып, җиңүче булган иде. Мин бу конкурсны үзеңне ниндидер яңалыкта сынау дип уйладым.